Буген, 21 ноябрь көнне район үзәгендә җиңел атлетика буенча СССР спорт мастеры Фирдәвис Шәемов призына кросс оештырылды. Әлеге ярышта 180 укучы катнашты.
500 метр арага йөгерүдә кызлардан 1 урынны төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында Уразай мәктәбеннән Айзирә Сафина, урта белем бирү мәктәпләре арасында 2 нче санлы Актаныш мәктәбе укучысы Таңсылу Тазиева алдылар.
1000 метрга йөгерүдә төп гомуми белем бирү мәктәпләре буенча кызлар арасында чемпион исемен Әтәс мәктәбеннән Алина Хабибуллина , ә урта белем бирү мәктәпләре арасында 2 санлы Актаныш мәктәбе укучысы Ирина Муллаянова яулады.
Башка дистанцияләрдә Актанышның 2 санлы мәктәбе укучылары Чулпан Губаева ,Альберт Галиуллин, Хусаинова Азалия,Илһам Закиров,Теләкәй мәктәбеннән Айзат Гыйльфанов, Актанышның 1 санлы мәктәбе укучылары Айбулат Хуҗин, Камиль Мугтазиров, Уразай мәктәбеннән Галиуллин Динар чемпион исемнәрен яуладылар.
Ветеран йөгерүчеләр арасында чемпион исемен Галимҗан Мансуров яулады. Җиңүчеләр грамоталар , махсус футболка , бүләкләр белән бүләкләнделәр.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ландыш Шамсунова ярышта җиңүчеләрне кайнар котлады, Фирдәвис Шәемовка рәхмәт әйтте.