19 ноябрь көнне Яңа Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбендә ата-аналар җыелышы булды. Анда беренче чирек, төп дәүләт экзаменынын биреп карау һәм укучыларның медосмотр нәтиҗәләренә анализ ясалды. Ата-аналар район үзәгендә урнашкан психологик үзәк һәм Минзәлә педагогия колледжында оешкан гимназия класслары турында мәгълумат алдылар. Шулай ук ата-аналарны кышкы чорда укучыларның су өстендә куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча оештырылган өстәмә чаралар белән таныштырдылар.