14 ноябрь көнне Актаныш мәдәният йортында Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреаты, журналист, шагыйрә , Актанышыбызның сөекле кызы Фәйрүзә Мөслимованың 60 яшьлек юбилеена багышланган кичә узды.
Фәйрүзә Мөслимова “Ярату яралары”,”Апрель кары” китаплары белан шигырь сөючеләрне әсир итте.Журналистика факультетын тәмамлап ,33ел гомере “Ялкын “ журналында эшләп ,балалар һәм үсмерләрнең дустына сердәшенә әйләнде.Ул 1993 елдан Татарстан язучылар берлеге әгъзасы.
Кеше өчен иң зур бәхет балалары белән горурлану хисе.Фәйрүзә ханым улын һәм кызын үстереп,укытып,аякка бастырды.Олы улы Илдар Сәгдәтшин “Татмедия” матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр Республика агентлыгы җитәкчесе урынбасары.Кызы Диләрә Гәпсәләмова Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгында матбугат бүлеген җитәкли.Инде оныкларын сөяр чак,дәүәниләрен сөендереп Азалия,Сәет,Илсинә үсәләр.
Фәйрүзә Мөслимованы Иске Кормаш авылы җирлегеннән килгән якташлары һәм иҗатын сөйгән укучылар котлады .
Кичә концерт белән дәвам итте. Анда шагыйрь сүзләренә язылган җырлар башкарылды. Аның җырлары күңелнең иң тирән төпкелләренә үтеп керә һәм йөрәктә кала. Фәйрүзә Мөслимова сүзләренә язылган “Алкаларым сыңар сыңар “диган жырны анын якташы,Флүсә Закирова башкарды. Татарстанның атказанган артисты Фәрит Мирзануров та чыгыш ясады.”Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле,Балалар иҗат үзәге укучылары үзләренең концерт номерларын күрсәттеләр.
Актаныш мәгълүмат - мөхәррият коллективы исеменнән Илназ Хөҗҗәтов һәм Рәмзия Зәкиева котлау сүзләрен әйттеләр.
”Агыйдел дулкыннары” әдәби берләшмәсе ихласлары бүгенге тантанада иҗат кешесенә генә хас булган үз күчтәнәчләре, Фәйрүзә ханымга багышлап язган шигырьләре белән килгәннәр иде.Фәнәвис Дәүләтбаев каләмдәшләре белән бер генә юбилейны да күчтәнәчсез калдырмый , берләшмә һәм шәхсән үзенең исеменнән шагыйрәне иҗат кичәсе белән тәбрикләде.
Бүген юбилярны шулай ук Казаннан килган кунакларыбыз, журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре,40 елга якын “Ялкын”журналында хезмәтен куйган,хәзер “Сөембикә” журналында үзенең иҗади эшчәнлеген дәвам иткәнт Байсар кызы Эльмира Закирова; шагыйрә , Татарстанның атказанган сәнгать эшчесе Зөбәер кызы Эльмира Шәрифуллина; ”Казан утлары” журналының булек мөхәррире, хикәяләр остасы публицист Гөлзада Бәйрәмова, Фәйрүзә Мөслимованы иҗат кичәсе белан котладылар.
“Ялкын “журналында җаваплы сәркатип булып хезмәт куючы Фәйрүзә Мөслимованың хезмәттәшләре, татар әдәбиятының яшь әдипләре,”Ялкын” журналының баш мөхәррире , шагыйрә, тәрҗемәче Йолдыз Миңнуллина, журналист,шагыйрь Линар Закиров шигъри юллар белан котладылар.
Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе,шагыйрь Рафис Корбан Фәйрүзә Мөслимованы чәй сервисы белән бүләкләде һәм узе чыгарган “Күчтәнәч”журналларын Богады авылындагы балалар бакчасына бүләк итеп бирде .
Район башкарма комитеты житәкчесенең урынбасары Ландыш Шәмсунова күренекле якташыбызга Актаныш муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды һәм шәхсән узенең исеменнән иң изге теләкләрен юллады,иҗат чишмәләренең савыкмавын теләде.