17 ноябрь көнне балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Яңа Кормаш авыл китапханәсенә экскурсиягә бардылар. Китапханәче Хөсәенова Гөлшат балаларны китаплар белән таныштырды. Балалар бик күп китаплар күрделәр. Китапханәче балаларга Г.Тукайның балачагы, аның иҗаты турында сөйләде, әкиятләреннән өзекләр укыды. Китапханәдә “Әкияткә сәяхәт” дигән стенд эшләнгән. Балалар стендтагы иллюстрацияләргә карап әкият геройларын таныдылар. Мондый чаралар балаларда китапка мәхәббәт тәрбияләүдә зур әһәмияткә ия.