14 ноябрь көнне Актаныш мәдәният сараенда безнең җирлектән чыккан күрнекле шагыйрә, “Ялкын” журналы хезмәткәре, Саҗидә Сөйләйманова премиясе лауреаты , Иске Балтач авылы кызы - Фәйрүзә Мөслимованың юбилей кичәсе булып узды. Шагыйрәнең иҗатын яратып укыган тамашачылар, аның каләмдәшләре, дуслары, туганнары белән зал тулы иде. Иҗат кичәсе тәбрикләүләр, аның иҗат җимешләрен тәкъдим итү, аңа багышлап чыгарылган шигырьләрен тыңлау һәм җыр-бию – концерт номерлары белән үрелеп барды.