Рус теленнән «Русский медвежонок – языкознание для всех» конкурсы үткәрелде.
Мәктәптә балаларның игътибарын, күзәтүчәнлеген , иҗади күзаллавын, логик фикер йөртүен үстерү өчен шартлар булдырырга кирәк. Шулай эшләгәндә , укучы теләсә нинди очракта да , әйтик читенрәк мәсьәләләрне чишкәндә дә югалып калмый. Билгеле, барлык балалар да бертөрле нәтиҗәгә ирешә алмый. Шуның өчен дә бу төр конкурслар сәләтле балалар өчен бик тә файдалы.