12 ноябрь көнне Татарстан Республикасы Мәдәният һәм Мәгариф Министрлыклары тарафыннан оештырылган 1 класс укучылары өчен “Иң яхшы мәдәни көндәлек” проекты старт алды. Бу көнне республикабызның барлык китапханәләреннән 1 класста укучы укучылар үзләренә көндәлек алдылар. Иске Айман төп гомуми белм бирү мәктәбендә 4 укучы бу көндәлеккә ия булды. Көндәлек гади генә түгел. Ул төсле рәсемнәрне, илебезнең истәлекле урыннары турында мәгълүматларны үз эченә алган. Ел дәвамында музейларда, тарихи урыннарда йөрүчеләр, күп китаплар укучылар төрле истәлекле бүләкләр алачак.