Байсар урта мәктәбендә "Көзге бал" бәйрәме

2014 елның 14 ноябре, җомга
Байсар урта мәктәбендә "Көзге бал" кичәсе уздырылды.. Бу көнне укучыларыбыз зур түземсезлек белән көтеп алды. Чөнки мәктәптә традицион рәвештә үткәрелүче “Көзге бал” кичәсе булды. Әлеге бәйрәмдә укучы кызлар “Мәктәбебез Сөмбеләсе” бәйгесендә көч сынаштылар. Зирәклеккә, осталыкка, җитезлеккә, уңганлыкка карата биремнәрне үтәгәннән соң җиңүче исеменә 8 класс укучысы Сәетмөхәммәтова Ләйсән лаек булды. Калган кызлар төрле номинацияләрдә бүләкләнделәр. Педагог-оештыручы Әмирова А.Н. тарафыннан оештырылган әлеге чара барыбызга да бик ошады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International