Китапханәдә кунакта

2014 елның 14 ноябре, җомга
Бүген, 14 ноябрь көнне, беренче сыйныф укучылары Пучы авыл китапханәсендә кунакта булдылар. Китапханәче балалар белән "Китап - белем чишмәсе" дигән китапханә дәресе үткәрде. Укучылар китапханәдә үзеңне тоту кагыйдәләре, китап уку кагыйдәләре, китап сайлау кагыйдәләре белән таныштылар. Сыйныф җитәкчесе Акмалова А.Х. һәм китапханәче уку елы ахырында иң күп китап укучыны ачыклаячакларын әйттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International