12 нче ноябрь көнне Татарстан Республикасы Мәдәният һәм Мәгариф һәм фән министрлыклары тарафыннан оештырылган “Беренче класс укучысының мәдәни көндәлеге” проектына старт бирелде.
Әлеге проектта 4 укучы катнаша. Китапханәче Нургалиева Гүзәлия мәдәни көндәлек белән таныштырды. Уку елы дәвамында көндәлектәге мәгълүмат ярдәмендә укучылар Татарстанның мәдәни объектлары белән танышачак, мәдәният учакларына барып кайткач, хатирәләрен, хис-кичерешләрен көндәлеккә язарга тиеш булачак. Ел азагында тутырылган көндәлекләргә бәйге үткәреләчәк һәм җиңүчеләрне бүләкләнәчәк.
Укучыларның һәм ата-аналарның проектта актив катнашуларын һәм уңышларга ирешүләрен телибез!