Бүген, 13 нче ноябрь көнне, безнең мәктәптә “Русский медвежонок-2014” уен-конкурсы уздырыла. Конкурста мәктәбебезнең 2-9 нчы сыйныф укучылары үз көчләрен сынап карыйлар. Мәктәптә, районда, зонада иң күп балл җыйган укучыларны оештыру комитетының кызыклы призлары көтә. Бу конкурста мәктәбебез укучылары ел саен актив катнаша. Быелгы катнашучылар саны-20.