Укучылар конференциясе.

2014 елның 13 ноябре, пәнҗешәмбе
12 ноябрь көнне Актаныш үзәк китапханәнең уку залында Актаныш технологик техникум укчылары белән районыбыз язучысы Әмирҗан Моталлаповның "Гамь" романы буенча китап укучылар конференциясе үтте.Авторның төп геройлары: тырыш, эшчән, тәвәккәл хәрби лейтенант Расим, чибәр, мөләем,укымышлы рус кызы Оксананың мәхәббәте, Фәния белән Хәлимә-сугыш чорының алдынгы колхоз җитәкчесе, фронтовик колхозчылар-Сафа белән Хаҗи образларына үзәк китапханәчеләр тарафыннан характеристика бирелде. Соңыннан Әмирҗан Моталлаповның китапларына күзәтү ясалды.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International