РФ Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне уңаеннан, Актанышта районыбызның мәдәният йортында полиция хезмәткәрләренең бәйрәменә багышланган чара булды.
Актаныш муниципаль районының башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фаттахов эчке эшләр органнары хезмәткәрләрен,ветераннарны муниципаль районы башлыгы һәм шәхсән узе исеменнән һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләде ,аларга сәламәтлек, гаилә тынычлыгы ,бәхет теләде, фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте.
Тантаналы чара булгач, бүләкләүләр дә булды .Район башлыгының Мактау грамотасы белан район бүлеге тикшерү бүлекчәсе тикшерүчесе, юстиция капитаны Айзат Тимиров бүләкләнде,шулай ук алдынгы хезмәткәрләргә район башлыгының Рәхмәт хатлары да тапшырылды.
Хезмәткәрләргә Актаныш эчке эшләр бүлеге башлыгының Мактау грамоталары һәм башка бүләкләр дә тапшырылды.
Кунаклар алдында Актаныш артистлары, шулай ук хезмәткәрләрнең балалары концерт номерлары белән чыгыш ясады. Чарада Кадет интернат-мәктәбеннән инструменталь оркестр һәм "К'детство" исемле бию ансамбле катнашты.
Хөрмәтле эчке эшләр органнары хезмәткәрләре,мөхтәрәм ветераннар, бәйрәмегез котлы булсын!