Татарстан - минем республикам

2014 елның 11 ноябре, сишәмбе
10 ноябрь көнне Татар Суыксуы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6 классында  “Татарстан – минем Республикам” исеме астында класс сәгате узды. Ул Татарстан Республикасы турындагы видеоязма белән башланып китте.Татарстан Республикасының кайчан төзелүе, беренче Президентыбызның кем булуы, Декларациянең, Конституция – төп законның, Дәүләт флагы, гербы, гимнының кайчан кабул ителүе турында укучылар бик күп мәгълүмат тупладылар. Класс сәгате “Мин яратам сине, Татарстан!” җыры белән тәмамланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International