Икенче санлы Актаныш урта мәктәбе укучылары каникулда

2014 елның 10 ноябре, дүшәмбе
Икенче санлы Актаныш урта мәктәбендә көзге каникул вакытында укучыларның ялын күңелле һәм файдалы уздыру максатыннан көндезге лагерь оештырылды. Балалар төрле конкурсларда,бәйгеләрдә, ярышларда көч сынаштылар. Кульпоход, экскурсия оештырылды.


Шул ук вакытта мәктәптә укытучылар сәләтле балалар белән эш алып бардылар: фән олимпиадаларының муниципаль турына әзерлек барды.Каникуллар файдалы үтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International