Хөрмәтле актанышлылар!

2014 елның 10 ноябре, дүшәмбе
 

Район халкын яңалыклар белән даими таныштырып баручы “Актаныш таңнары” газетасына 2015 елның беренче яртыеллыгы өчен язылу тулы көченә дәвам итә. Хөрмәтле абунәчеләребез! Үзебезнең матур традициябезгә тугры калып, абунәчеләр арасында 26 ноябрь көнне сәгать 10да бүләкләр уйнатачакбыз. Бу юлы бүләкләр санын 20гә җиткердек һәм шуңа өстәп, 27 ноябрь көненә Мәскәүнең “Краски” төркеме концертына 5 билет та уйнатачакбыз. Үзегезнең бәхетегезне сынап карау өчен бары тик “Актаныш таңнары” газетасына 2015 елның беренче яртыеллыгы өчен язылган квитанциягезнең күчермәсен мөхәррияткә китерүегез генә сорала. Әле вакыт бар, ашыгыгыз!

http://aktanysh-rt.ru/
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International