Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм Россия рәссамнәр берлегенең Татарстан бүлеге, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты “Татар җәмгыятендә һәм гаиләдә хатын–кызның урыны” дигән иҗади бәйге уздыру хакында игълан иттеләр.
Бәйгенең төп юнәлешләре.
татар хатынының гаиләдә, җәмгыятьтә тоткан ролен тасвирлау;
үсеп килүче буыннарда игелек, әхлак, тирә-юньдәгеләргә ихтирамлы мөнәсәбәт, гаилә нигезләренә хөрмәт тәрбияләү;
бүгенге җәмгыятьтә гаилә-көнкүреш мөнәсәбәтләрендә барган үзгәрешләрне күрсәтү;
аш-су, милли киемнәрнең сакланышы, әби-бабайлардан килгән гореф-гадәтләрне яшь буынга тапшыру, йолаларны, бәйрәмнәрне саклау һәм бүгенге тормышка кайтаруны тасвирлау.
Бәйгегә төрле жанрларда (тематик картина, портрет, пейзаж) иҗат ителгән картиналар кабул ителә. Ясау ысулы (техникасы) чикләнелмәгән (майлы буяу белән ясалган әсәрләр, графика, декоратив-гамәли сәнгать, костюм һ.б.).
Бәйгедә Татарстанда, Россия Федерациясенең төрле төбәкләрендә, якын һәм ерак чит илләрдә яшәп иҗат итүче авторлар катнаша ала. Конкурс 2014 елның 10 октябреннән 2015 елның 1 мартына кадәр уза:
эшләр кабул итү – 2014 елның 10 октябреннән 2015 елның 20 мартына кадәр;
жюри эше, җиңүчеләрне билгеләү – 2015 елның 28 мартына кадәр.
Бәйге өчен Бөтендөнья татар хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы җаваплы.
Иң яхшы дип табылган әсәрләр апрельдә күргәзмәгә куелачак.
Җиңүчеләр Бөтендөнья татар хатын–кызларының чираттагы III форумында бүләкләнәчәк.
Премия алган авторларның әсәрләре Бөтендөнья татар конгрессына тапшырыла.
Бәйгегә тәкъдим ителгән әсәрләрне 2015 елда 24-нән 31-нче мартка кадәр
түбәндәге адрес буенча китерә аласыз: