Игенчеләр сараенда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгының яшь белгечләре арасында “Һөнәре буенча иң яхшы белгеч” һөнәри осталык конкурсында катнашучылар Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белән очраштылар.
Марат Әхмәтов республикада авыл хуҗалыгының торышы, авылда яшьләргә һәм яшь белгечләргә ярдәмгә килә торган программалар турында сөйләде. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы, “Һөнәре буенча иң яхшы белгеч” конкурсы авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең һөнәри осталыгын һәм абруен күтәрү максатында ел саен үткәрелә, диде.
Агрария министры, яшьләр – безнең киләчәгебез ул һәм тармакның киләчәге дә нәкъ менә аларга бәйле. "Бүген яшьләр конкурсларда җиңсәләр — иртәгә базар яулыйлар", - диде Марат Әхмәтов, очрашуны тәмамлап.
Конкурс «2011-2015 елларга Татарстан Республикасы авыл яшьләре» озак сроклы максатчан программаны гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә. Конкурсны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм “Татарстан Республикасының аграр яшьләр берлеге” оештыра.
Конкурста катнашуга 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге, һөнәре буенча стажы кимендә бер ел булган физик затлар кертелде.Конкурс «Иң яхшы ветеринария табибы», «Иң яхшы зоотехник», «Иң яхшы агроном», «Иң яхшы механизатор», «Иң яхшы сыер саву операторы” «Иң яхшы хисапчы-икътисадчы» номинацияләре буенча үткәрелде.
«Иң яхшы механизатор» номинациясендә “Ташкын” хуҗалыгыннан Радик Хаертдинов җиңү яулады, ә «Иң яхшы хисапчы-икътисадчы» бәйгесендә Алмир Файзуллин 3 нче урында.