Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе хәбәр итүенчә, моның өчен түбәндәге документлар кирәк:
– ТР авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министры Марат Әхмәтов исеменә гариза (үрнәге авыл җирлекләрендә һәм район авыл хуҗалыгы идарәсендә бар). Гаризада акча күчерү өчен банк реквизитлары күрсәтелә;
– Юл кәгазе (путевой лист), аның күчерелмәсе (икесенә дә авыл җирлеге башлыгының мөһере сугыла, имзасы куела);
– Исәп-хисап турында белешмә («Справка расчет» формасы авыл җирлекләрендә бар). Әлеге документта шулай ук җирлек башлыгының мөһере һәм имзасы булуы шарт.
Юл чыгымнарын кайтару өчен документлар җыелмасын районыбызның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә илтеп тапшырырга кирәк.