Аккүз мәктәбендә ата-аналар җыелышы

2014 елның 3 ноябре, дүшәмбе
1 нче ноябрь көнне I чирек нәтиҗәләре буенча Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбендә ата-аналар җыелышы булып үтте. Җыелышта "Сәләтле, талантлы бала" (татар теле һәм әдәбияты укытучысы З.Н.Әхмәтова), "Башлангыч класс укучыларына ФГОС куйган таләпләр" (башлангыч сыйныф укытучысы Э.Ф.Гарипова), "Интернеттан нәрсә яный?" (информатика укытучысы Д.М.Шәвәлиев) дигән темаларга чыгышларлар тыңланды. Мәктәп директоры А.К.Ямалова мәгарифтә булган яңалыклар, 1 нче чирек нәтиҗәләре белән таныштырды. Шулай ук әти-әниләргә "Туган ягым - гүзәл Сөн буе" дигән әдәби-музыкаль композиция күрсәтелде. Кичәне татар теле һәм әдәбияты укытучысы З.Н.Әхмәтова, география укытучысы Р.Д.Гарипова әзерләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International