Сингапур укулары

2014 елның 31 октябре, җомга
28-29 октябрь көннәрендә Меңнәр мәктәбе укытучылары Сәфәр мәктәбендә оештырылган Сингапур укуларында катнашты. Бу тренингта бик күп кызыклы һәм файдалы структуралар белән танышып, укытучылар үзләренә кирәкле материаллар тупладылар. Бу укуларның максаты балаларга теоретик белемнәр генә бирү  түгел, ә чын тормышка әзерләүне күздә тота. Безнең укучылар һәрьяклы уңышка ирешсен һәм җәмгыятьтә файдалы шәхес булсын өчен, теләктәшлеккә һәм бердәм команда булып эшләргә өйрәнергә тиешләр. Көн дә үзгәреп торган бу заманда каршылыклар белән очрашканда дөрес чишелеш таба белергә, креатив һәм кискен фикер йөртергә өйрәтү - укытучыларның төп бурычы. Шушы максатлардан укытучылар бу тренингта бик күп мәгълүмат тупладылар һәм канәгать калдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International