Бүген бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының өченче утырышында "2015 елга, 2016 һәм 2017 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында"гы 1-5 номерлы ТР Законы проекты беренче укылышта кабул ителде.
"Безнең алда хәзер төп бурыч – халык алдында төп бурычларыбызны саклап, безгә бәйле булмаган катлаулы шартларда төп финанс документын җитди һәм дөрес итеп кабул итү. Иң мөһиме - бер социаль программаның да югалуга дучар ителмәве. Былтыр гамәлдә булган барлык 25 программа да саклана. Бәлки кайберләренең финанслау күләме кыскартылыр..." – дип билгеләп узды ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.
ТР бюджетының керем, чыгым күрсәткечләре, бюджет кытлыгы күләмнәре турында инде бүген хәбәр биргән идек.
Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, әлеге бюджет ТР Президенты тарафыннан еллык юлламада куелган өстенлекле бурычларны, РФ Президентының "май" указларын үтәргә мөмкинлек бирәчәк.