Мәдәни сәяхәткә старт бирелде.

2014 елның 31 октябре, җомга
31 октябрь көнне Күҗәкә авыл китапханәсендә "Мәдәни сәяхәткә юл башы" дигән чара оештырылды. Монда башлангыч сыйныф укучылары һәм укытучылары, беренче сыйныф укучысының әти-әнисе чакырылды. Китапханәче Ләйсән Акмалова үзенең чыгышында китапханә һәм китапның бала тормышындагы роле; райондагы һәм республикабыздагы мәдәни учаклар турында сөйләде. Сәнгать өлкәсендә эшләүче авылдашларыбыз белән таныштырды. Укучыларга яңа кайткан китапларны тәкъдим итте. Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге белән таныштырды, аны тутыру тәртибенә төшендерде.  Чарада катнашучылар 1 сыйныф укучысы Камил Гыйздуллин һәм аның әти-әнисенә "Мәдәни көндәлек" бәйгесендә катнашып җиңүгә ирешүен теләделәр, киңәшләрен бирделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International