Кадетларның тантаналы анты

2014 елның 31 октябре, җомга
31 октябрь көнне Советлар Союзы Герое Хәсән Заман исемендәге кадет интернат-мәктәбендә ант кабул итүгә багышланган тантаналы бәйрәм булды. Укучылар Туган илне, Ватанны сакларга әзерләнергә ант иттеләр.
Мәктәп өчен шулкадәр әһәмиятле һәм мөһим күренештә укучыларның ата-аналары һәм якын-тирә районнардан чакырылган кунаклар һәм администрация вәкилләре катнашты.
Бәйрәмдә традиция буенча укучылар тантаналы рәвештә ант текстын укыдылар һәм табельгә үз кулларын куйдылар. Бу көнне 37 укучы ант кабул итте. Шушы көннән башлап алар кадет исеме алдылар. Аларның йөзләрендә җитди, төпле күренеш ачык күренеп тора. Алар бу көнгә үзләренчә әзерләнделәр: төгәл итеп хәрби команда бирергә, стройда матур итеп йөрергә, ант сүзләрен яттан сөйләргә. Бу кодекс кадет тормышында берничә ел саклана.
Ант кабул иткәннән соң, балалар килгән кунакларны концерт номерлары, кадет маршы, вальсы, кул сугышы, гимн башкару һ.б. сокланып туя алмаслык истәлек булып яңгырады.
Ант кабул итү сүзләре яңгырап туктаганнан соң, балаларны кадет интернат-мәктәбе директоры Ялалов И.И. котлады.
Бәйрәмдә кунакта район хәрби комиссариат җитәкчесе Әхмәтҗанов Ә.С., район башкарма комитеты мобилизация җитәкчесе Заһретдинов Н. Ә., мәгариф идарәсенең әйдәүче белгече Әминов К.Х., Минзәлә районы кадет интернат-мәктәбе директоры Мөбәрәков Р.М., Минзәлә шәһәре кадет интернат –мәктәбе директор урынбасары Мадишин Р.Х., Икшуршин кадет интернат-мәктәбе директоры Галиәхмәтов Р.Р. катнашты. Алар укучыларга илебездә сәламәт, ныклы характерлы, батыр, үз максатына ирешә алучы, сәләтле яшьләр булуларын теләп калдылар.
Кадетлар ант кабул итүнең мәгънәсен яхшы аңлыйлар. Бу минутта аларның йөзләреннән үк аңлашыла: укытучыларның һәм ата-аналарның каршында горур басып торулары, тантаналы рәвештә мәктәп байрагын хәрби адымнар белән залдан керүләре бәйрәмнең бизәге булып торды.
Кичә балалар гади мәктәп укучылары булсалар, бүген алар кадет булдылар. Ә әниләрнең һәм укытучыларның күзләрендә яшь күренде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International