Беренче сыйныф укучыларына мәдәни көндәлек тапшырылды. Алдагы көннәрдәге чараны дәвам итеп, 29-30 октябрь көннәрендә, Актаныш үзәк балалар китапханәсе беренче санлы Актаныш мәктәбенең 1 сыйныф укучыларына мәдәни көндәлек тапшырды. Балаларга көндәлекне ничек тутырырга кирәклеге аңлатылды, Актанышыбыз һәм республикабыз шәһәрләрендәге мәдни учаклар белән таныштырылды. Китапханәгә беренче тапкыр килгән укучыларыбызга китапханә кагыйдәләре аңлатылды.
.jpg)