Яңа Әлем авылында эона семинар-киңәшмәсе

2014 елның 24 октябре, җомга

24 октябрь көнне Актаныш районы  Яңа Әлем авылында авыл хуҗалыгында экономик мәсьәләләргә багышланган эона семинар-киңәшмә үткәрелде.


 Әлеге чара кайнар чәй, күңелле җырлар белән башланып китте.  Семинарда Минзәлә, Мөслим, Сарман, Азнакай, Әгерҗе һәм Актаныш районнарының белгечләре катнашты. Анда ТР авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министры Марат Әхмәтов куйган төп сорауларны ачыклау максат итеп куелды. Авыл хуҗалыгының торышы, килеп чыккан четерекле мәсьәләләрне чишү юлларын эзләү, исәп-хисап буенча куелган бурычларны башкару көн кадагына куелды.


Семинарга нәтиҗә итеп, 9-10 ноябрьдә район башлыклары белән, ә 20 ноябрьдә исә, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры белән очрашу булачагы искәртелеп үтелде.

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International