Байсар урта мәктәбендә район башлангыч класс укытучылары семинары .

2014 елның 24 октябре, җомга
Кичә, 23 октябрьдә Байсар урта мәктәбендә район башлангыч класс укытучылары семинары уздырылды.Семинарда дәрестән тыш эшчәнлек һәм дәресләр буенча мастер класслар күрсәтелде.

 1 кв.категорияле укытучылар Хәйриева Л.Г. һәм Калимуллина Г.Р. технологиядән мастер класс күрсәттеләр. 1 кв.категорияле башлангыч класс укытучылары Әмирова А.Н. математикадан 2 класста "5 санын тапкырлау" темасына, Гимаева И.Х. әйләнә-тирә дөньядан 3 класста "Су.Суның үзлекләре" темасына,  Насирова Г.Р. татар теленнән 4 класста "Кушма сүзләр" темасына дәресләр күрсәттеләр. Семинарның икенче өлешендә әлеге укытучылар 2-4 классларда дәрестән тыш эшчәнлек буенча мастер класслар күрсәттеләр. 1 кв.категорияле укытучы Мөфтиева Г.Ә. килгән укытучылар белән УУГ табу буенча тренинг уздырды.

Семинар ахырында 1 кв.категорияле мәгариф идарәсе методисты Имамразыева Г.Д. нәтиҗәләр ясады, мәгариф өлкәсендәге яңалыклар белән таныштырды. Укытучыларның эшчәнлеге югары бәяләнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International