Салават күперенә менгән малай.

2014 елның 23 октябре, пәнҗешәмбе

“Якташ язучым исеме белән туган ягымны данлыйм” исеме астындагы әдәби танып белү дәресен Ләбиб Лерон белән башлап җибәрдек. 22- 23 ноябрь көннәрендә Актаныш үзәк балалар китапханәсе  икенче санлы Актаныш  мәктәбенең  2а,б,в сыйныф укучыларын каршы алды (сыйныф җитәкчеләре Рушания Мингазова, Чулпан Мингалимова, Зифа Хафизовалар). Укучыларга  “Салават күперенә менгән малай” – дип исемләнгән,  якташ язучыбыз Ләбиб Леронның балачагы,тормыш юлы һәм иҗатына багышланган электрон презентация күрсәтелде. Дәрес барышында язучының шигырьләрен, мәзәкиятләрен, шалтмылтфильмнарын кычкырып укулар оештырылды. Соңыннан укучылар китапханәгә язылдылар.


 












ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International