20 октябрь – Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең тууына 95 ел. Шул уңайдан, бүген 22 октябрь көнне, Актаныш үзәк балалар китапханәсендә “Гомер мизгелләре” исеме астында китап күргәзмәсе оештырылды. Китапханәгә йөрүче укучыларга кыскача гына шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүмат бирелде, шигырьләрен сәнгатьле укулар оештырылды.