Ел саен октябрь аеның беренче ункөнлеге илебездә өлкәннәр декадасы буларак билгеләп үтелә. Бу вакыт аралыгында өлкәннәребезгә хөрмәт – игътибар күрсәтү йөзеннән, төрледән – төрле чаралар оештырылды. Ункөнлек кысаларында үткән чараларның берсе – мәктәп укучылары арасында “Яшәгез, Сез, мәңге яшь булып!” дип исемләнгән шигырь конкурсы. Әлеге бәйгедә 96 бала катнашты. Катнашучы балалар һәм аларның дәү әниләре белән берлектә конкурс нәтиҗәләре белән таныштыру кичәсе 15 октябрь көнне “Игелек үзәге” ндә булып үтте. Кичәдә балалар үзләренең дәү әниләренә шигырьләр, җырлар, биюләр бүләк иттеләр, бергәләшеп уеннар уйнадылар. Ә конкурс нәтиҗәләренә килсәк алар түбәндәгечә:
1-4 класслар арасында:
1 урын – Муллагалиев Айназ, Пучы мәктәбе, 4 кл
2 урын – Нуриев Гадел, Богады мәктәбе, 2 кл
3 урын – Фаррахова Таңсылу, Иске кормаш мәктәбе, 3 кл
5 – 8 класслар арасында:
1 урын – Шаймөхәммәтова Айзилә, гимназия, 8 кл
2 урын – Әдһәмова Елена, АСШ №1, 6 кл
3 урын – Борханова Элина, АСШ №2,6 кл
9 – 11 класслар арасында:
1 урын – Яппарова Алисә, Такталачык мәктәбе, 10 кл
2 урын – Лотфуллина Ләйсән, Актанышбаш, 9 кл
3 урын – Набиуллина Фирүзә, Ю.Яхшый, 9 кл
Кызыксындыру бүләкләре ияләре:
1. Газизова Сөмбел, гимназия, 7 кл
2. Латыйпова Илмира, Уразай мәктәбе, 8 кл
3. Шәнгәрәев Илдар, АСШ №2, 2 кл
4. Гайнетдинова Рүзилә, АСШ №2, 2 кл
5. Закиянов Илгиз, АСШ №2, 2 кл
6. Шайхуллина Гөлсем, Пучы, 3 кл
7. Мусин Айгиз, Ю.Яхшый, 4 кл