Республикада яңгыр, юеш кар явуы, урыны белән буран һәм юлларда бозлавык булуы көтелә
17-21 октябрьдә Татарстан Республикасы территориясендә һава торышы бозылуы, температура түбәнәюе көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
17-18 октябрьдә яңгыр явуы көтелә, республиканың төньяк өлешендә – юеш кар, урыны белән буран һәм юлларда бозлавык булуы фаразлана.
17 октябрьдә төнлә Татарстанда температура 4 градус салкыннан 1 градуска кадәр җылы, көньяк районнарда – 1 градус салкыннан 6 градуска кадәр җылы. Көндез 1 градус салкыннан 4 градуска кадәр җылытачак, республика көньягында – 10 градуска кадәр җылы.
18 октябрьдә төньяк районнарда тәүлек дәвамында 3 градус салкыннан 2 градуска кадәр җылы, көньяк районнарда – 2-7 градус җылы.
Якынча фаразлауларга караганда, 19-20 октябрьдә република территориясендә төнлә температураның 5-10 градуска кадәр төшүе, ә көндез 0-4 градус салкын булуы көтелә.
19 октябрьдә кар, юеш кар явуы көтелә, 20 октябрьдә явым-төшем көтелми.