Өлкәннәр декадасы уздырыла.

2014 елның 15 октябре, чәршәмбе

Һәр елны октябрь аенда, өлкән буын кешеләрен хөрмәтләү йөзеннән, Өлкәннәр декадасы уздырыла.

Безнең Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбендә быел да план нигезендә бу чара актив рәвештә бара. Һәр сыйныф  үзенә беркетелгән өлкәннәргә ярдәм итә. 1нче октябрь көнне авыл мәдәния йортында өлкәннәр өчен бәйрәм концерты булды, безнең укучылар да, анда катнашып,  үз котлауларын җыр-бию, шигырь юллары аша җиткерделәр. Мәктәп күләмендә “Күңел җылыңны бүләк ит” акциясе үтте: балалар урамда, өйләренә барып, өлкәннәрне бәйрәм белән котлады, чәчәкләр, открыткалар бүләк итте. Шулай ук район күләмендә үтүче чараларда да актив катнашалар.

Декада аралыгында гына түгел, Волонтерлар оешмасы ел дәвамында да бу эшләрне  даими алып  бара .

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International