1нче октябрь көнне Район үзәгендә Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан зур ярминкә узды. Оешмалар, башка уку йортлары белән беррәттән безнең Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбе дә катнашты. Үзебезнең тәҗрибә участогында тәрбияләп үстергән яшелчә, җиләк-җимешләр; алардан ясалган кайнатма, салатлар; орлыклар; кул эшләре тәкъдим ителде. Аларны ярминкәдә үзебезнең укытучылар Гыйльфанова Филиза һәм Әскарова Рәмилә сатты, шулай ук сатып алучыларны кайнәр чәй, камыр ашлары белән дә сыйладылар.