"Гомер заяга узмаган."

2014 елның 14 октябре, сишәмбе
11 октябрь көнне Кәзкәй авылыннан Флүрә апа һәм Индус Нәҗмиевлар үзләренең бергә гомер итүләренә 55 еллыгын билгеләп үттеләр.Андый өлкәннәребезне вакытында күрә, кадер- хөрмәтебезне күрсәтә белергә генә кирәк. Икеседә шушы авылныкылар Нәҗмиевлар. Балалык еллары дәһшәтле сугыш, яшьлек еллары сугыштан соң гаятъ авыр елларга туры килә аларның. Икесе дә шушы авылда, колхозда тырыш хезмәтләрен куялар. Флүрә апа бер ел савымчы булып эшләгәннән соң, колхозның төрле эшләрендә һәм мәктәптә пешекче булып эшли. Трактор җене кагылган егет 17 яшеннән авылның тракторчы хатын- кызлары белән беррәттән тракторга утыра. Яхшы эшләгәнен күреп аңа бригадир вазыйфасын тапшыралар. Лаеклы ялга чыкканчы ул шушы эшенә тугры кала. 70 яшенә кадәр амбарда машинист булып кайткан ашлыкны иләп урнаштырырга булыша. Аның хезмәте дә югары бәяләнә: ВДНХ ның көмеш медаленә, күпсанлы почет грамоталары иясе, исеме алдынгыларның почет тактасыннан төшми, атказанган колхозчы исеменә лаек була. Индус абый белән Флүрә апа 5 бала тәрбияләп үстерәләр. Ике уллары берюлы Әфганстанда интернациональ бурычларын үтиләр. Бүгенге көндә 4 баласының, кияү- киленнәренең, 10 оныгы, 5 оныкчыгының кадерлеләре алар. Гомер юлы матур аларның, тормыш заяга узмаган, мактауга лаек, сагнып сөйләрлек күркәм эшләргә бай булган. Авыл башлыгы Мәхтүм Хөрмәев тапшырган котлау һәм бүләкне чын йөрәктән кабул итте  хөрмәткә лаек Флүрә һәм Индус Нәҗмиевлар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International