Сәламәт тәндә - сәламәт акыл.

2014 елның 14 октябре, сишәмбе
13 октябрь көнне Күҗәкә авыл китапханәсендә яшүсмерләр өчен "Сәламәт тәндә - сәламәт акыл" дигән темада түгәрәк өстәл артында сөйләшү уздырылды. Әлеге чарада медицина хезмәткәре Илсөяр Гыйльфанова да катнашты һәм зарарлы гадәтләр: тәмәке тарту, эчкечелек, наркоманиянең кеше организмына китергән зыяны хакында аңлатты. Китапханәче әлеге теманы яктырткан китапларны укучыларга тәкъдим итте. Чара барышында әдәби әсәрләрдән өзекләр укылды. Шуның  буенча укучылар  фикере  тыңланды. Сөйләшүдә катнашкан укытучылар да яшүсмерләргә төпле киңәшләрен бирделәр. Яшүсмерләр әлеге чарадан сәламәт яшәү рәвеше алып баруның зарурлыгына тагы бер кат инанып, тәкдим ителгән китапларны укырга алып таралыштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International