11 октябрь көнне “Казан” агросәнәгатъ паркында белем бирү оешмаларының көзге ярминкәләре узды.Башка еллардан аермалы буларак, һәр районның, шул исәптән Актанышның мәктәп һәм урта һөнәри белем бирү оешмалары бер мәйданчыкта үз товарлары белән Казан халкына хезмәт күрсәттеләр.
Белем бирү оешмалары ярминкәсенә ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фаттахов йомгак ясады. Актаныш районы ярминкәдәге активлыгы өчен Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.