10 октябрь көнне Казан шәһәренең үзәк стадионында мәгариф хезмәткәрләренең җәйге Спартакиадасы булды. Эстафета, озынлыкка сикерү, гер күтәрү, армрестлинг, шашка һәм канат тарту ярышларында барлыгы 48 команда катнашты.
Актаныш районы мәгариф хезмәткәрләре дә әлеге ярышта көч сынаштылар.