“Яшь эшмәкәр - 2014” Бөтенроссия бәйгесе яшьләр арасында социаль-икътисади үсешнең мөһим факторы буларак эшмәкәрлекнең уңай образын формалаштыру, эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче сәләтле, актив яшьләрне барлау һәм бәяләү максаты белән үткәрелә.
Бәйгене Татарстан Республикасының икътисад министрлыгы Татарстан Республикасының сәүдә-сәнәгать палатасы белән берлектә уздыра.
Бәйгедә катнашу өчен гаризалар 16 октябрьгә кадәр бәйгенең интернет-сайтында www.molpr.ru кабул ителә. Шлуай ук гаризаларны Rasima.Kashapova@tatar.ru.электрон адресына да юлларга мөмкин.
Барлык кирәкле мәгълүматны түбәндәге телефоннар буенча алырга мөмкин: