Бурсык авылында Өлкәннәр көне

2014 елның 10 октябре, җомга
7 октябрь көнне 12.00 сәг.тә Мәсәде авыл җирлегенә караган Бурсык ,Мәсәде авыл клубында өлкәннәр көненә багышланган тантана булып узды.Өлкәннәрне бәйрәм белән Мәсәде авыл җирлеге башлыгы Мингазетдинова Флүрә Риф кызы, ветераннар советы рәисе Исламов Индус Нурислам улы, китапханәче Нурияхметова Рәйсә Рәес кызы , авыл халкы исеменнән Нургалиева Ләлә Шәрип кызы котлады. Бурсык мәктәбе укучылары өлкәннәребезгә үзләренең матур чыгышларын тәкъдим итте. Өлкәннәребез үзләредә читтән генә карап утырмады , бергәләшеп матур итеп җырладылар, үткәннәрен искә төшерделәр, матур теләкләрен җиткерделәр . Бәйрәм чәй табыны янында дәвам итте. Өлкәннәребез бик канәгать булып таралышты. Бәйрәм бик күңелле узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International