Рөстәм Миңнеханов бурычларны билгеләде

2014 елның 9 октябре, пәнҗешәмбе

9 октябрь көнне Татарстанның бишенче чакырылыш Дәүләт Советы депутатлары парламентның чираттагы утырышына җыелды. Әлеге чара башка шундый ук җыелышлардан шактый аерылып торды: бу юлы депутатлар алдында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады. Максаты – Дәүләт Советының алдагы бер еллык хезмәтенең юнәлешен билгеләү, икътисади үсешкә ирешү белән бәйле иң мөһим бурычлар турында хәбәр итү иде. Чарада депутатлар гына түгел, Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Премьер-министр Илдар Халиков һәм башка рәсми затлар да катнашты.

 
Халык фикеренә колак салыйк
 

- Татарстан инде берничә ел дәвамында үзенең тотрыклы үсешен саклап килә. Халыкның керемнәре һәм яшәү шартлары шактый яхшырды. Мәгариф, сәламәтлек саклау һәм мәдәният өлкәләрендә аеруча алга китеш күзәтелә, - дип башлады сүзен Рөстәм Миңнеханов.

 

Шул ук вакытта Президент республикада икътисади үсеш темпларының акрынаюын да билгеләп үтте.

 

- Без әлеге вәзгыятьткә риза булып утырырга тиеш түгел. Төп бурыч – Татарстан икътисадының тагын да зуррак темплар белән үсешен тәэмин итү, - дип ассызыклады ул.

 

Рөстәм Миңнеханов үзенең чыгышында халык белән мөнәсәбәтләрне җайлауның аеруча мөһим булуын билгеләп үтте. Билгеле булганча, сайлау алды кампанияләре вакытында җитәкчеләр республиканың төрле почмакларында яшәүче халык белән очрашып, аларның теләк-тәкъдимнәрен тыңлады, үзара фикер алышты. Президент сүзләренә караганда, халыктан килгән торак-коммуналь хуҗалык, тарифлар, социаль-мәдәни объектларга капиталь ремонт, юлларны төзекләндерү белән бәйле тәкъдимнәрнең барысы да хакимият органнары эшчәнлегендә урын алачак.

 

- Халык белән тыгыз элемтә урнаштыру, төрле карарлар кабул иткәндә алар фикеренә колак салу бик мөһим. Моның өчен министрлык һәм башка идарәчелекләр каршындагы иҗтимагый советлар эшчәнлеген көйләү таләп ителә. Бу мәсьәләләргә Иҗтимагый палата да зур игътибар бирергә тиеш, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

 
Язучылар ярдәмгә мохтаҗ
 

Мәдәният өлкәсенә килгәндә, язучыларның хәлен яхшырту һәм балалар әдәбиятын камилләштерү аеруча мөһим бурычлар рәтендә карала.

 

- 2015 ел – Әдәбият елы дип игълан ителәчәк. Безгә язучыларны иҗади яктан үстерү өстендә эшләргә кирәк. Бу бигрәк тә яшь авторларга кагыла. Шул ук вакытта балалар әдәбиятын үстерү, әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә халыкара контактлар булдыру өстендә дә актив эшчәнлек алып бару таләп ителә, - дип дәвам итте сүзен Президент.

 

2015 ел Татарстан өчен мөһим даталарга аеруча бай булачак. Шуларның иң мөһиме – Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итү. Татарстан Президентын сайлау да шушы ук елга туры килә. Өстәвенә, республиканың яңа тарихы үзенең 25 еллык юбилеен да билгеләп үтәчәк. Президент фикеренчә, әлеге чараларның барысы да Татарстанны үстерү-камилләштерүдә мөһим роль уйнарга тиеш.

 
 
Рәмзия ЗАКИРОВА
 
http://intertat.ru/
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International