"Милли киемнәр - халкыбызның күңел җәүһәрләре".

2014 елның 7 октябре, сишәмбе
6 октябрь Кәзкәй мәктәбендә мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан өлкәннәр белән "Милли киемнәр - халкыбызның күңел җәүһәрләре" исемле бәйрәм кичәсе үткәрелде.  Безнең ата- бабаларыбыздан рухи мирас белән бергә матди мәдәният өлкәсенә караган мирас та калган. Шуларның берсе- халыкның өс киеме. Борынгы өс киемнәре халкыбызның кабатланмас иҗади көчкә ия булуын күрсәтә. Гасырлар буена халык бу эшкә үзенең кул көчен генә түгел, бәлки матурлыкка омтылышын, хыялын, эстетик зәвыгын да салган. Төрле җирләргә таралып яшәүче татарларның киемнәрендә дә үзенчәлекләр булган. Мәдәният елына багышлап үткәрелгән әлеге кичәдә өлкәннәр безнең якларга гына хас булган борынгы милли киемнәрне искә төшерделәр, чолгау урап чабата кию, яулык бәйләү кебек уеннарда теләп катнаштылар.Милли киемнәрдән киенгән алып баручыларның, җырчыларның чыгышы өлкәннәр күңеленә хуш килде. Бәйрәмнең икенче өлешендә өлкәннәр корбан ашыннан авыз иттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International