Бүген муниципаль район башлыгы Фаил Камаев җитәкчелегендәге Актаныш районы делегациясе Казанда Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртүче сәнәгать хезмәткәрләре көне уңаеннан, ТР Президенты исеменнән кабул итүдә катнашты.
Мәдәни-күңел ачу комплексларының берсендә республиканың иң яхшы авыл хуҗалыгы предприятиеләре хезмәткәрләре һәм җитәкчеләре, агросәнәгать бизнесы, министрлык һәм ведомстволар вәкилләре җыелган иде. Тантаналы кабул итүдә катнашучыларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлап, республика Президенты Рөстәм Миңнеханов бу елның авыл хуҗалыгы өчен гади генә башланмавын искәртеп узды.
"Ул ничек тәмамланыр дигән хәвеф бар иде. Әмма Ходай безне ташламады һәм авылларда тир түгүче кешеләрнең хезмәте безгә республиканы ашлык, яшелчә һәм бәрәңге белән тулысынча тәэмин итәргә мөмкинлек бирде. Безнең ит, сөт, шикәр чөгендере буенча күрсәткечләр - бар да шактый уңышлы. Бу безнең авыл халкының, эшкәртүчеләрнең бик зур тырышлыгы", - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул республиканың куәтле агросәнәгать комплексы формалашу башында торган авыл хуҗалыгы тармагы ветераннарына аерым рәхмәт белдерде.
"Республика җитәкчелеге һәрчак агросәнәгать комплексына ярдәм итте һәм алга таба да ярдәм итәчәк", - дип ассызыклады ТР Президенты.
Аннары Рөстәм Миңнеханов республика агросәнәгать тармагының иң яхшы хезмәтчәннәренә бүләкләр тапшырды.