Яңа Кормаш авылында 6 октябрь көнне Корбан бәйрәменә багышланган мәҗлес үткәрелде. Әлеге чарада Актаныш игелек узэге җитэкчесе Айгөл Мирзашарипова, авыл жирлеге башлыгы Рәсүл Харисов, «Кормаш» булекчэсе житәкчесе Флүс Фәрхетдинов, мәктәп укучылары, авыл халкы катнашты. Барлыгы кырыктан артык кеше килгэн иде. Корбанлык итен «Әнәк» агрофирмасы җитәкчесе Фарис Фәтхиев бирде. Мөнөвир хәзрәт җыелган халыкка дини кыйммәтләребез һәм корбан турында вәгазь укыды. Шулай ук хакимият вәкиле, авыл жирлеге башлыгы, булек җитәкчесе чыгыш ясадылар.
Өлкәннәр!.. Олы кешеләр!.. Күпме мәгънә табып була бу сүзләрдән. Элек-электән үк олы кешеләр тормышның, яшәешнең нигезен тәшкил иткәннәр: намуслы балалар үстерү, аларның бәхете өчен көрәшү, туган илне дошманнардан азат итү, киләчәгебез якты һәм тыныч булсын өчен, табыннарыбыз мул, көннәребез уң булсын өчен башкарган барлык әшләр дә алар кулы аша үткән.
Хөрмәтле өлкәннәребез! Сезне бәйрәмегез һәм Корбан бәйрәме уңаеннан кайнар котлыйбыз. Сезгә саулык, сәламәтлек, шатлык-куанычлар, олыгайган көнегездә тыныч тормыш телибез.
Бүген сезгә котлау юллыйбыз без,
Сәлам сезгә безнең буыннан!
Бар дөньяны бүләк итәр идек
Әгәр килсә безнең куллардан...