Казанда Укытучылар көненә багышланган бәйрәмдә Актаныш районының иң яхшы укытучылары делегациясе катнашты

2014 елның 6 октябре, дүшәмбе

Бүген Казан "Баскет-хол"ында кичә билгеләп үтелгән Халыкара уктыучылар көненә багышланган бәйрәм узды. Анда Татарстан Президеты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзе белән чыгыш ясап, бүгенге көндә республика мәгариф системасында 74 меңгә якын кеше эшләвен билгеләп үтте. "Бу республиканың гаять зур интеллектуаль потенциалы", - дип ассызыклады ул.

 

Республика башлыгы сүзләренчә, мәгариф системасында Татарстанның көндәшлеккә сәләтлелеге үсә. "Әгәр дә без балалар бакчасы, мәктәп, ресурс үзәкләре, югары уку йортлары системасын төзи алсак (ә без бүгенге көндә моны эшлибез), Татарстан Республикасы илдә иң көндәшлеккә сәләтле булачак", - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

 

 Ул шулай ук мәгариф системасын үстерү буенча эшләр төрле юнәлешләрдә алып барылуын ассызыклады: белем бирү оешмаларының матди-техник базасы яхшыра, яңа технологияләр кертелә. "Әмма иң мөһиме - укытучы. Укытучыларны әзерләү - бөтен бер система һәм без Татарстанда шундый система булу белән горурлана алабыз", - диде Р.Миңнеханов. МоныТатарстан укытучыларының укытучылары ярдәме белән Бөтенроссия һәм халыкара олимпиадаларда яулаган алдынгы урыннар раслый.

 
 
Алга таба республика башлыгы дәүләт бүләкләрен тапшырды.
 

Алып баручыларның берсе Яна Чурикова булган тантаналы чара музыкаль чыгышлар белән дәвам итте. Аерым алганда, «What if» җыры белән "Голос" проекты җиңүчесе, ТР атказанган артисткасы Динә Гарипова, ТР халык артисты, Россиянең атказанган артисты, Башкортстан Республикасының атказанган артисты Салават Фәтхетдинов чыгыш ясады.    

 

     Тантаналы чарада муниципаль район башлыгы Фаил Камаев җитәкчелегендәге Актаныш районының иң яхшы укытучылары делегациясе катнашты

      
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International