Яшен!

2014 елның 6 октябре, дүшәмбе
   3нче октябрь көнне Казан шәһәренең "Патриот" яшьләрне хәрби хәзерлек үзәгендә "Алга, яшь армиячеләр! дигән хәрби-спорт уенының зона этапы узды. 
   Хәрби-патриотик эшләр буенча директор урынбасары Фарухшин Д.М. җитәкчелегендәге команда әлеге уенда катнашып 8 команда арасында 1 нче урынны яулады. Финал уеннары 2015 елның февраль аенда Казан шәһәрендә үтәчәк. Командыбызның финалда да җиңүен көтәбез. Җиңүчеләр мәктәпкә чираттагы зур бүләкләр алып кайттылар: беренче дәрәҗәдәге диплом, кубок, шәхси җиңүчеләргә күп сандагы мактау кәгазьләре.
  Команданы уңышларга рухландырып, җиңүне тәэмин иткән педагогларның тырыш һәм нәтиҗәле хезмәтләренә югары бәя бирәбез, киләчәктә дә иҗади эшләүләрен телибез. Алар: хәрби-патриотик эшләр буенча директор урынбасары Фарухшин Д.М., тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Минһаҗев Р.Л. һәм тарих укытучысы Мөхәммәтҗанова А.Ә. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International