Авылдашлар корбан ашына җыелдылар.

2014 елның 5 октябре, якшәмбе
5 октябрь  көнне Качкын мәктәбе ашханәсендә халык корбан ашына җыелды. Аны авылдашлары өчен  Яр Чаллы шәһәреннән кайткан Азат Нургалиев оештырды.

  Нияз Марсил улы да күчтәнәчләр белән мәҗлес үткәрүгә  зур гына өлеш кертте. Мәҗлестә вәгазьләр сөйләнде, догалар укылды. Усы авыл җирлеге башлыгы Зиннәт  Зиннур улы , Качкын төп гомуми белем бирү  мәктәбе директоры Рания Сәгыйт кызы авыл халкын Корбан бәйрәме һәм өлкәннәр декадасы белән котладылар. Корбан мәҗлесе өлкән, урта, яшь буынны бергә берләштерде. Авыл халкы ашны оештыручыларга, пешекчеләргә рәхмәт әйтеп, корбан ашының кабул булуына теләкләрен юллады.

Усы авыл җирлеге башкарма комитеты  бәйрәм уңаеннан һәммәгезгә ныклы  сәламәтлек, күңел байлыгы, ныклы иман, күркәм холык, гаиләләргә иминлек, хәерле көннәр тели.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International