Татар Суыксу авылы җирлегендә ярминкә үтте.

2014 елның 1 октябре, чәршәмбе
1 октябрь иртән сәгать 9дан Татар Суыксу авылы мәдәният йорты каршындагы мәйданда өлкәннәр көне уңаеннан көзге ярминкә үтте.

Ярминкәдә Татар Суыксу урта мәктәбе, үз авылбызның "Янаул" хуҗалыгы, курше авыллардан "Чиялек" һәм "Наратлы" хуҗалыклары, "ООО Молокозавод Касымовский" һәм җирлектәге эшмәкәрләр сату итте. Сыер, сарык һәм дуңгыз ите, сөт ризыклары, бал, кәбестә, бәрәңге, арпа, борчак, бодай, арыш, фураҗ оны, печән, салам һәм башкаларны тәкъдим иттеләр. "Янаул" һәм "Наратлы" хуҗалыклары ярминкәгә килгән халыкка үзләренең тәмле коймаклары һәм чәйләре белән сыйладылар.

Ярминкәгә килгән берәү дә буш кул белән кайтып китмәде.
















ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International