Өлкәннәр көненә ярминкә

2014 елның 1 октябре, чәршәмбе
1 октябрь көнне 9.00 Пучы авылы мәдәният йорты мәйдәнчыгында ярминкә үтте.Ярминкә алдагы еллардагы кебек үк киң колач алып, уңышлы үтеп китте. Сатуга барлык төрдәге авыл хуҗалыгы продукциясе тәкъдим ителде: кәбестә, ит, югары сортлы он, ак май, бакча җимеше агачлары үсентеләре, печән, салам һәм башкалары. Килгән кешеләр өчен коймак һәм беленнәр белән чәй эчерү оештырылган иде. Ярминкә татар халык көйләре хәм җырлары белән тагын да ямьлерәк булды. Иң ахырдан мәдәният йорты һәм балалар иҗат үзәге хезмәткәрләре тарафыннан өлкәннәр көненә багышланган концерт программасы күрсәтелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International