Янгын сүндерү бүлекчәсенә экскурсия

2014 елның 29 сентябре, дүшәмбе
26 нчы сентябрь көнне башлангыч сыйныф укучылары Тат.Суксу янгын сүндерү бүлекчәсендә экскурсияга бардылар. Анда укучыларны бүлекчә командиры Латыйпов Айзат, янгын сүндерүче Шәйхәйдаров Марсель, шофер Бәшәров Рәшит каршы алды. Алар тормыштан алынган мисаллар ярдәмендә укучыларга шырпы белән шаяруның нинди аянычлы нәтиҗәләргә китерүе турында аңлаттылар. Укучылар янгын сүндерүчеләрнең берничә секунд эчендә киенеп өлгерүләренә таң калдылар. Экскурсия бик кызыклы һәм файдалы булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International