20нче сентябрь көнне Актаныш районында Әлфия Авзалова исемендәге X регионара фестивале узды. Аның кысаларында бик күп бәйгеләр дә уздырылды. Шуларның берсе – “Агыйдел сылуы” бәйгесендә Безнең Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбенең кызлары да чыгыш ясады. Газизова Эльмира, Фәрдиева Зилия һәм Ибраһимова Гөлзадә үзләренең милли костюмнары, чыгышлары белән күп тамашачыны әсир иттеләр. Бәйге ахырында барысына да кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Сылу һәм уңган кызларыбызга һәм аларны әзерләүче укытучыларга, мәдәния йорты хезмәткәрләренә зур рәхмәт.